Кәүсәрия Харрасова "Йөрәк сине эзли"- 4 нче көн

Кәүсәрия Харрасова "Йөрәк сине эзли"- 4 нче көн

Йөрәк сине эзли Күңел – төпсез диңгез, Тынгы тапмый синсез, Бәргәләнә, ярсый дулкыны. Йөрәк сине эзли, Өмет һаман сүнми – Күңелеңә илткән юл туры. Сагынса күңелең, Моңнарга күмелер Йөрәк белән йөрәк арасы. Сагыш – утлы күмер, Көйрәп тора гомер, Тирәнәя йөрәк ярасы. Җаным сине табар, Йөрәгеңә кагар – Ачарсыңмы күңлең капкасын? Кабул ит хисләрем, Нурлансын кичләрең, Күңелеңдә назым саклансын. Чаларса да гомер, Япь-яшь әле күңел, Сулдырма йөрәгең гөлләрен. Күгәрченең булып, Гөлләреңә кунып, Серләремне сөйләп гөрләрмен... Йөрәгеңне назлап көйләрмен. Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам туган якка",("Йөрәк сине эзли"), Казан:"Ак Бүре" нәшрияты, 2024. - 99 нчы бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #Шигырь #КәүсәрияХаррасова #ҖырларымдаКайтамТуганЯкка

Тэглар:

73

0