
Рөстәм Галиев «Чаклар…»
8 нче көн. 49 нчы бит. «…Җәсадемә җаным иңгән нигез - «Чукмар» кушаматлы нәселем. Бүрмәт бабам салган Киеклемә Соңгы сулышкача кайтырмын. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмыйм, кайсы гына урыннарда йөрмим, нинди генә шәһәрләр, илләр күрмим, тик һәрвакытта да минем күңел түрендә, бер бәйләм чәчәкләр кебек, туган авылым, авылдашларым, укытучыларым, дусларым яши. Аларның азга гына да күңелемнән киткәннәре юк. Әгәр берегезне искә алсам, икенчегез кала, икенчегезне искә алсам, өченсегез кала... Шуңа күрә беркемне дә атап, исемләм язмыйм, бигайбә. Сез күңелем түрендә һәрвакытта да бар, мин сезнең белән яшим, сезнең белән ятам, сезнең белән торам. Бөтен шатлык-кайгыларыгызны, авылымда булган барлык вакыйгаларны күңелем аркылы үткәрәм. Бакыйлыктагы авылдашларым өчен үземнең эчке күңелем белән дога укыйм. Авылым кешеләренең булган барлык халәтләре минем иҗатымда да чагыла, гөрләп килеп керәләр дә иҗатыма, образлар булып яшиләр...»
100
0