
"Урман кызыТаңсылу" (Тылсымлы хикәя) Габделхәй Сабитов
Бишенче көн. Гаҗәп. Таң вакытында урман тылсымлы бер төскә керә икән! Агач асларында куе күләгә, тау куышы кебек караңгы. Ә кояш төшкән урыннарда агачлар ачык яшел төстә. Һәр агачта , һәр ботакта меңләгән чык бөртекләре. Аларның һәрберсе , күзләрнең явын алырлык булып, төрле төсләр белән балкый. Үләннәрдәге чыклар да бик кызык: кояш төшкән урында алан өсте көзге кырау төшкән кебек ап-ак, ә күләгә җирдә -куе зәңгәр. Әйтерсең кемдер төн буе зәңгәр буяу сибеп йөргән! Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан китап нәшрияты 2001,27 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
64
0