
Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "
13 нче көн Каз-үрдәк өмәләре якынлашкач, Күкчәчәк Сорыкайны үткен пычактан сакларга ниятләде. Карасаз эчендә зәмһәрир суыкларда да боз катмаган хикмәтле күл бар, һәм анда ел саен ике-өч пар үрдәк кышлый иде. Ул кошны капчыкка төреп үз аймагына табан очыртырга дип капка келәсенә орынганда гына, Лотфулла күлмәк җиңеннән эләктерде: — Юри сарай читенә посып карап тордым. Нишли бу ахмак хатын, мәйтәм. Кая барышы үрдәк белән икәүләшеп, мәйтәм. — Саз... сазына илтәм… — Күкчәчәк алдашып туйган иде. — Ул табигатьтә иректә яшәргә яратылган. — Минем бодайны состыра-состыра симерткәндә ирек турында уйладыңмы соң син?! — Бер үрдәктән генә бөлмәбез әле, Лотфулла. — Бүген син — үрдәкне, иртәгә — сыерны, берсекөнгә атны чыгарып ыргытырсың, ахмак хатын! Дәүләтнең хәзинә сандыгын синдәй тиле юмартлар бушата. Калтыранма, хатын! Суймыйм мин бу саз кәрләсен, йортныкы белән парлаштырып, яңа сорт бәбкәләр үрчетербез. Болар тырыш, уңган нәрсәләр, оя-оя бала үстерерләр. — Ут белән уйнама, Лотфулла! Алар ябулы тормышка күнекмәгән, аларның җаннары үзгә! — Син дә Бура-Киртәдән очып китәргә маташтың да калдың бит ояңда. Минем белән калдың! — Ир кисәк кенә капчыкны тартты: — Моны аерым ябам! Качырсаң, үтерәм! Кыр үрдәге, язгы үләннәр борынлауга, йомырка салырга кереште. Салды-салды да зур әрҗәгә менеп тә утырды. Ул, бала хәстәре белән мавыгып, үзенең кыргый табигать вәкиле икәнен дә онытты шикелле. «Кошлар да коллыкка риза икән, — диде Күкчәчәк, шаккатып. — Әгәр шулай икән, димәк, тиздән ахырзаман җитә».
66
0