Вазыйх Фатыйхов"Мин бит синең белән яшим"

Вазыйх Фатыйхов"Мин бит синең белән яшим"

Мин бит синең белән яшим! Чулман тынып торган чакта, Ни хикмәттер, шомланам. Тирән уйларга буталып, Аның белән моңланам. Шаула, Чулман, дулкынлан син, Сина карап көч алам. Ачуларның ачуыннан Синең аша үч алам. Ни хикмәттер, гел ошамый Миңа тыныч халәтең. Синең белән яшәгәнгә Авыр мондый сәгатем! #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

78

0