Гөрләвекләр

Гөрләвекләр

4 нче көн #әдәбимарафон "Гөрләвекләр" Факил Сафин Язгы сулар ага, ярлар көлеп кала, Кояш нурын эчә гөрләвек. Тамчылары тере, күзен кыса бөре, Гаҗәп тә соң яшәү серләре! Шәфәкъ алсулана, офык балкып яна, Гөрләп-шаулап ага кар суы. Су өстендә чаткы, ай йолдызын тапты! – Тылсымлы мәл – язның ташуы. Гөрләвекләр акты, ярга учак яктым, Төнне куып бии ялкыннар. Мәхәббәттән шашкан, йолдызларга ашкан Язларым бит шундый якыннар... Үтте гомер, дисәм... Яшь бөреләр күрсәм, И яктыра күңел түрләре: Җырлап-уйнап ага, килеп җанга кага, Кояш нурын эчкән гөрләвек. Казан утлары, 03.2022, 36 нчы бит #ФакилСафин #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казанутлары #Таттелеком #44

Тэглар:

68

0