"Айбаш" Габделхәй Сабитов

"Айбаш" Габделхәй Сабитов

Икенче көн. Могҗиза... Сөяк белән тирегә генә калган. Маңгаендагы айга охшаш кашкасыннан гына таныдык. Шулкадәр бетеп җиткән хайванкай, яр өстенә аяклары белән күтәрелә алмады, тезләрендә шуып менде. Менеп җиткәч, иң элек җирне иснәде, аннары берничә бөртек үлән кабып алды, тик чәйнәмәде, сарут төпләре авызыннан күренгән килеш калдылар. Бик нык гаҗәпләнгән кебек, Якты күл ярындагы озын камышларга , еракта күренгән авыл өянкеләренә таба карап торды, тирән сулап, Иделгә борылып карады, аннан соң хәлсезләнгән аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, авыл юлыннан китеп барды... Без кайтканда , Айбашыбыз янган сараебыз урынында басып тора иде. Капкадан кергәнемне күргәч, башын күтәреп кешнәп куйды. Тик элекке кешнәү түгел иде инде бу. Әллә нинди хырылдавыклы , авыр ыңгырашуга охшаган авазлар гына чыкты. Янына килдем. Таныды хайванкай! Элеккечә башын җилкәмә салды да йокыга киткән кебек, бик озак торды. Өйгә кереп, икмәк кисәкләре алып чыктым, ашамады. Икенче көнне, иртән торып чыкканда, үлгән иде инде мескенем! Башын салкын көл-күмер өеме өстенә салган, авызыннан ямь-яшел сарут бөртекләре күренеп тора. Туган җирдә үскән шул бер учма үләнне эзләп кайткан диярсең... "Айбаш" Габделхәй Сабитов Казан Татарстан китап нәшрияты 2001,14 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

71

0