
Күңел байлыгы китте
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Күңел байлыгы китте Мич башында ятар идең, Мичләрне күптән сүттек. Коедан су эчәр идең, Су алмыйча киптердек. Сылу кызлар су ташымый, Көянтә-чиләк асып. Егетләр уенга чыкмый, Җил капкаларны ачып. Аулак өйләр онытылды, Кышын ялгыз шугалак. Урамда кеше күренми,– Бөтен авылы аулак. Үткәнне таптыра хәтер, Анда нидер оныткан. Буй салып чума алмыйсың – Шушма калган тубыктан. Гармунда өйрәнер идең, Кара мунчалар бетте. Кыр казларына ияреп, Күңел байлыгы китте. Авыл яшьлеге төш сыман, Өндә ниләр калган соң?! Интернеттан эзли Йосыф Замана Зөләйхасын! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы
69
0