
16 нчы көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Гөлсирәнең сулышын, тын алуын, пешереп торган тыгыз кайнар тәнен һәр күзәнәге белән тоеп яткан егет бүген, ниһаять, аны үзенең кочагына алды. Ул – аныкы! Аның никахлы хатыны. Теләк! Шушы теләк тулышып пешкән чия иреннәргә күчте. - Гөлсирәм! Гөлсирә үзе оялды, үзе салкын хисләреннән качарга, аларны яшерергә тырышты. Юк, яратмый Зарифны, яратмый. Ничек аныкы булырга да, ничек яшәп калырга? Аның хакына! Кызы – бәгырь канатына ата булганы, сабыен яратканы өчен, яратмаган ярны яратырга! Кирәк булдымы бу уен? Юк, әлбәттә. Нигә мәгънәсез уенны башладың алайса? Яраткан ярга ышанырга. - Гөлсирәм! – дип пышылдады кабат кайнар иреннәр, яшь хатынның битләрен, муеннарын пешереп. – Гөлсирәм! Парлыларның назлы төне! Бар җиһан татлы йокыга талган. Зариф кына йоклый алмый. Яшь ир. - Кичер Гөлсирә! Мин синең ирең була алмыйм. Ярсуыннан яшенә тыгылган егет, кочагындагы сылу хатынны ястыгында ялгыз калдырып, чыгып китте. Зарифны ирлек бурычы сынатты. Ул парлы ятакның солтаны була алмады.
Сылтамалар:
133
0