ЯНЫҢА БАРАМ ТАГЫН

ЯНЫҢА БАРАМ ТАГЫН

ЯНЫҢА БАРАМ ТАГЫН Әллә нурмы, әллә моңмы... Күңелгә нидер тулган. Уйларымда синең сурәт, Юлымда - күксел томан. Мин сине иң тәүге тапкыр Яратып калалмадым. Күксел томаннарны ерып, Яныңа барам тагын. Шытып чыгармы хисләрем - Күңелем тулы бөре. Үткәннәргә юл юк, диләр, Кайтып була ул кире. Син миңа шундый якын күк, Күңелләр гуя туган. Болытлар көлә кушылып, Юлымда - күксел томан. Сине тәүгә күргән чакта Яратып калалмадым. Хисләремә түзә алмый Яныңа барам тагын. 63 нче бит

Тэглар:

89

0