6нчы көн.Таһир Шәмсуаровка - 70 яшь! Зөһрәгә.

6нчы көн.Таһир Шәмсуаровка - 70 яшь! Зөһрәгә.

Яз аеның аяз бер таңында Игезәк бала, әни, тапкансың. Таһир белән Зөһрәңне шулай Бишекләргә салып баккансың. Тал бишеккә ничек сыйдык микән, Безгә, бәлки, кысан булган бик. Без игезәк, димәк, бу дөньяда Якыннан да якын туган бит. Бер партада өзмәс ун ел бергә - Оныталмас күңел ул чорны. Сак - Сок сыман язмыш, аямыйча, Төрле якка безне очырды. "Сигез ярым чакрым" Шөгердә мин, Ә син менә Утыз Имәндә. Сабый чаклар искә төшеп китә Чирмешәннән җилләр искәндә... Син әтидәй сабыр, киң күңелле, Якыныңа кырын дәшмисең. Җаным белән ләкин сизеп торам, Туган якны сагынып яшисең! Кутыр таулар төшеңә керә бугай, Бакча башы, Шушма сулары. Әрәмәнең кара шомыртлары, Үзәндәге Сабантуйлары. Җәйләребез узып бара бугай, Алтмыш алтыны да тутырдык. Кайтмас мизгелләрне барлый-барлый Оныкларны кочып утырыйк! Без, Таһир һәм Зөһрә, тал бишеккә, Белмим инде, ничек сыйганбыз. Без игезәк, димәк, бу дөньяда Туганнан да якын туганбыз! Без бар әле, димәк, яшибез!

Тэглар:

87

0