
Рөстәм Мингалим Өлеш
Әдип 1937 елның 15 августында Самар өлкәсенең Камышлы районындагы Йолдыз авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Җидееллык мәктәпне Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында тәмамлаганнан соң, Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы училищесында белем ала. 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1987 ел — ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе 1997 ел — Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе 2005 ел — «Дәрт чүлмәге» шигъри җыентыгы өчен Тукай бүләге 2010 ел — Татарстанның халык шагыйре Өлеш Әгәр көнең ямьсез узса, Елмаерга көч тап, кеше. Бу көнең - матур аеңның Нәни генә бер өлеше. Аең ямьсез узганда да Елмаерга көч тап, кеше. Бу аең - матур елыңның Нәни генә бер өлеше. Елың ямьсез узганда да Елмаерга көч тап, кеше. Ел бит ул - матур гомернең Бик кечкенә бер өлеше. Тик гомерне ямьсез итеп Уздыра күрмә син, кеше. Кыска гомер - җирдән алган Синең матур, зур өлешең. Юлдаш,Татарстан китап нәшрияты, 1975ел, 99-100 бит
72
0