Рөстәм Галиев «Чаклар…»

Рөстәм Галиев «Чаклар…»

4 нче көн. 16 нчы бит. «…Без Чирмешән елгасы буенда үстек. Чирмешән буе шундый матур. Менә кайда ул хозурлык! Су буенда каз кууны иң кечкенә чакларның гүзәл мизгелләре дип атар идем. Әнигә ияреп, кулга чыбык тотып, каз куарга бару - зур бәйрәм инде! Беренче мәртәбә абыйларга тагылып, су буена төшү хәтердә калган. Абыйлар йөзәләр. Мин бер җирдән бер җиргә рәхәтләнеп чабып йөрим. Әти белән балыкка йөрүләр хәтердә. «Улым, тор әйдә! Безнең белән барасыңмы? Кичә ау салып кайттың бит», - дип уята әти. Абый белән мине атына утыртып алып бара. Рифкать абый әтигә булышырга китә, мин арбада утырган килеш, озак итеп әтиләрнең ау салганнарын, беренче балык эләккәнен карап утырам. Әти белән бергәләп балыкны бик күп тоттык без. Җәй саен Чирмешән буенда каз көтүен көтәм. Кыен эш түгел: иртәнге якта казларны төшерәсең, кичен куып, өйгә алып кайтасың. Җәйге иртәдә казларны суга төшергәч, бик озак басып торам. Гаҗәп күренеш! Балачакның иң көчле сурәте! Су тулы казлар...»

Тэглар:

79

0