Рәдиф Гаташ "Сөйлә!"

Рәдиф Гаташ "Сөйлә!"

Сөйлә! Бик күптәннән тавышың ишетмәдем. Шундый тансык миңа! Колак салыйм шатлыкларың чишмәсенә, нинди көчләр шулай күчкән сиңа? Мин бәхетле, тыңлыйм озак... Сөйлә! Сөйлә серләреңне,яшь җанында нинди хыяллар бар, сөйлә! Чәч тузгытып җилдә, очынып көлә-көлә, яшьлегеңнең назлы көен көйлә! Язгы яңгыр кебек җылы сүзең — чыланырга ризамын мин. Кояш тә әнә чыгып килә, сөйлә!

Тэглар:

86

0