6 нчы көн Әдәбимарафон2024

6 нчы көн Әдәбимарафон2024

ӨМЕТ .... Инсаф машинасы белән тагын ерак юлга китте. Башта туры булган юл кисәк чокыр-чакырга әверелде. Инде томан да сарды. Берни күренми. Кисәк, бер тәгәрмәче сазлыкка төшеп китте. Сазлык үзенә тарта да тарта. Инсаф манма су булды. Инде үлдем, дигәндә, томан таралды, кояш чыкты. Сазлык өстендә батмыйча бер кыз басып тора иде. Ул машина ишеген ачты да, кулын сузды. Инсаф, коткаручысының кулына ябышты. Менә алар коры җирдә. Рәхмәт, әйтергә авыз ачкан иде, аптырап китте, кыз юкка чыккан иде. Инсаф үзе генә калудан куркып калды. Машинасы сазлыкта, үзе, бер дә белмәгән җирдә... Егет тыны кысылып уянып китте. Әле ярый, төш кенә булган. Йөрәген борчу басты, нигәдер. Төшендәге кызны тагын күрәсе килде. Ә кыз аның төшенә керде дә керде... Гөлшат Дәүләтбаева

Тэглар:

44

0