
Флүс Латыйфи "Аяклы каза"
15нче көн. #әдәбимарафон "Аяклы каза" "...Әнә, башка аталар малайларын эскәмиягә менгереп яткырганнар, шау күбеккә батырып, кычкыртып мунчала белән ышкыйлар. Алсу тәннәре генә ялтырап тора бахырларның. Искәндәр бер үзенә, бер «аяклы каза»га күз төшерде дә тәвәккәлләде: кочаклап, малайны эскәмиягә бастырды, иңсәсеннән тотып, мунчала белән аркасын, беләкләрен ышкып юарга кереште. Башкалар кебек шырыйлап кычкырмады малай. Ул сүзсез иде, бу мизгелләрне хәтеренә мәңгегә сеңдереп калдырырга теләгәндәй күзләрен йомган, тавышсыз гына елый шикелле иде. Аркасын юып бетерде, үзенә каратып борды, кинәтрәк тотындымы - егылып китә язган малай ике куллап аның муеныннан кочып алды. Шул чакта әллә нәрсә булды, Искәндәрнең бугазына төер килеп тыгылды, сабын күбеге чәчрәдеме- күзләре ачытып-ачытып яшьләнде. Бу минутларда аңа шушы ябык, бөтен барлыгын аңа ышанып тапшырган, аңа сыенган «аяклы каза»дан да кадерлерәк нәрсә юк иде сыман... " Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 232нче бит.
116
0