Зифа Кадырова
15 нче көн. САГЫНЫРСЫҢ – МИН БУЛМАМ 5. Тагын җомга җитте, тагын яшьләр шау-гөр килеп, вокзалга җыелды. Октябрь бәйрәме якынлашкан чак иде, халык вокзалга агылды да агылды. Байрас, алдан килеп, абыйсы белән икесенә билет алды, бер яхшылык эшлим әле дип, абыйсының курчагына да билет алырга уйлады. Сөмбелне ул теге атнада күрмәде, аның көләч күзләрен, ничек шатланасын күз алдына китереп, үзалдына елмая-елмая, көч-хәл белән чиратны ерып чыкты да абыйсын эзли башлады. Абыйсының тимер юл кассасы янында торуын күргәч, аптырап янына килде. - Нишләп торасың монда? Мин инде сиңа да, курчагыңа да билет алдым. Үзе кайда соң әле? - Энем, мин авылга кайтмыйм, Златоустка кунакка китәм. Әниләргә әйтерсең, югалтмасыннар. - Ә Сөмбел? - Белмим, минем инде аны ике атна күргәнем юк, бүлмәсенә кайтмый, кая йөридер. Дөресен әйткәндә, мин аның белән араны өздем. Ярый, бар, соңга каласың, очратсаң, билетыңны бир. Байрас урамга чыкты, «Байрамгул» автобусы янына килеп, Сөмбелне эзли башлады, тик ул халык арасында күренмәде. - Бәрәкалла, әллә син дә безнең авылга кайтасыңмы? Билетка якын барырлык түгел, кырмыска оясы кузгалган диярсең. Тукта әле, Байрас, нишләп торасың монда, кемне эзлисең? Әллә син дә безнең авыл кызын эләктердеңме? - Мансур, мин Сөмбелгә билет алган идем, нишләптер күренми. Белмисеңме,кайта микән? - Слушай, брат, ике атна инде юкка чыкканына, бүлмәдәш кызлары да берни белми, абыеңнан сора. Ачуым да бер килмәгәе, ни үзенә, ни кешегә... Мин бит аңа каян хат килгәнен, кая чапканын беләм, ә бу җүләр сабый аңа ышана. Хатын-кыз җүләр бит ул. Белмим, теге атнада кайтмады шикелле, клубка чыкмады. Байрас эндәшми генә билетын Мансурга сузды: - Мә алайса. Син белеш әле, бер-бер хәл булмасын тагын. - Ярый, клубка чыгар әле, белешермен. Билет өчен рәхмәт. Алар икесе ике автобуска утырып кайтып китте. Өйгә кайтып керүгә, әтисе каршы чыкты. - Бәй, улым, Булат абыең кайда? - Китте. - Кая китте? - Күрше авылга, әй, Златоустка. Бәйрәмгә кайтмыйм, җиңгәң янына барам, диде. - Ярар, алайса, өйлә
Сылтамалар:
60
0