Әдәби марафон 14 нче көн

Әдәби марафон 14 нче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Искәндәр Сираҗи "Тауларда яз иде.." Терекөмеш кебек җитез гөрләвекләр тау башларыннан күз иярмәс тизлек белән агып төшәләр дә, юлларында очраган ташларга бәрелеп миллионлаган бәллүр тамчыга чәчрәп китәләр. Аларның көмеш чыңы әллә нинди сихри моңга әверелә. Әйтерсең, таулар яз җырын, тормыш җырын җырлый. Бу җырга бихисап кошларның чутылдавы кушыла.   Яз яшәү дәрте алып килде! Әнә, агачлар да уянган, аларның бөреләре эченнән ямь-яшел яфрак очлары, оялчан кызлар кебек, дөньяга кыюсыз гына күз салалар. Гүя усал кышның китүенә ышанып та җитмиләр, шул ук вакытта язның тылсымлы көченә буйсынмый да булдыра алмыйлар. Юк, табигать, җан ияләре генә түгел, әнә, теге тасмадай бормалы тау юлыннан килгән иске УАЗ машинасы да язның көчен тоя сыман. Ул да гөрләвекләр юып чокырлап бетергән юл буйлап күңелле генә җилдерә. Әйтерсең, кешеләрнең күңел күтәренкелеге аңа да күчкән. Ә аларның күңеленә яз инде кереп оялаган. Кеше бит һәр яңа яздан ниндидер күз күрмәгән, колак ишетмәгән тылсым, могҗиза көтә. Инде ничәмә-ничә яз килгән, күпме гомер узган – могҗиза булмаган, әмма йөрәкнең моның белән килешәсе килми, ул каядыр ашкына, талпына, нидер көтә. Мөгаен, бу, язын гына була торган халәт тормышка, яшәешкә омтылуның үзедер. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #ИскәндәрСираҗи #ТаулардаЯзИде

Тэглар:

39

0