
Флүс Латыйфи "Сөбханалла"
16нчы көн. #әдәбимарафон "Сөбханалла!" "Кич житте. Көне буе компьютер классларында утырган, су коенган, кызыклы темаларга әңгәмәләрдә катнашкан, музейларга, табигать тыюлыкларына сәяхәтләрдә булган балалар тагын зур холлга җыелдылар. Мондый кичләрне алар һәрвакыт көтеп ала. Чөнки монда үз-үзеңне белемнәрнең теге яки бу тармагында гына түгел, тапкырлыкта, кыюлыкта, үткенлектә һәм зиһен йөгереклегендә дә сынап карарга була. Өлкән иптәшләре-ясалма акыл лабораториясе хезмәткәрләре исә балаларның бер генә минутын да әрәмгә уздырмаска тырышалар. Әмма бу аралашу, белем үзләштерү бер үк вакытта ялыктыргыч, күңелсез булырга да тиеш түгел. «Брейн ринг» дип аталган акыл бәйгесе әнә шундый чараларнын берсе." Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 381нче бит.
66
0