
Рафаэль Сибат "Кайту"
#ӘдәбиМарафон #ӘдәбиМарафон2024 "...Сөйләп бетергәч, ул миңа үзенең бозау башлы зурлыгындагы кулын бирде (мин ике кулымны бергә сузсам да, аның учларына сыеп бетәрдәй иде) һәм: - Әбәзәтелнә, безнең авылга килеп чык, яшьтәш. Моннан егерме биш чакрымда гына ул. Автобус йөреп кенә тора, - диде. Аннан соң кинәт кенә сорап куйды:- Сез балык шулпасы яратасызмы? Мин Вятка буйларына нәкъ шуңа: балык тотарга, уха пешерергә кайтуымны әйттем. - Хай!- дип кычкырып җибәрде ул. - Алайса, нәкъ өстенә бастың инде. Минем улым Одик менә дигән балыкчы бит. Безнең балыктан өзелгән юк: кипкәне кирәкме, тозлаганымы, әсвиҗеме. Барсы да бар. Әбәзәтелнә кил. Авылга керү белән, Малик Мансуры кайда тора дип сора, тәпи баса алмыйча, үрмәләп йөргән сабый бала да әйтер: "Түбән очта. Сары йортлы, яшел капкалы, кызыл гаражлы. Яисә бер сүз белән - свитафур. Бездә шулай гына диләр: "Свитафурларга барабыз әле". Капка һәркемгә ачык- яшел, йорт- кояш кебек сары, гараждагы машина да кызыл.Салгалыйм, шуңа миңа утырырга ярамый. Одик йөртә! Молодец ул минем Одик. Ул китеп барды, ә мин автобуска утырдым. Юл буе аның әлеге "дус", тфү!..ул әкәмәт турында сөйләгәне турында уйландым... Мансур абыйның сөйләгәне - үзе бер хикәят. Менә аның ул адәм турында кылган хикәяте". #РафаэльСибат #КайтуИсабәт #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
68
0