
Зифа Кадырова
САГЫНЫРСЫҢ – МИН БУЛМАМ 6. - Тукта, ни сөйлисең син, ни булган аңа? Берни аңламыйм. Кайда? Нишләгән? - Белмим, безгә аны аңсыз, температурасы кырык килеш китерделәр. Әллә урамда бик озак йөргән, әллә егылып яткан, анысын белмим, бик каты салкын тигән аңа. Врачлар, нәрсәдәндер бик каты тетрәнү кичергән, организмы көрәшә алмый, ди. Хәзер ул төшенкелеккә бирелгән. Римма, башкасын әйтергәме дип бераз уйланып торды да, ни булса, шул булыр, үз кылганнары өчен үзләре җавап бирсеннәр дигәндәй, сүзен дәвам итте: - Иң начары шул: ул авырлы, әгәр үлә калса, берьюлы ике гомер киселәчәк. Абыең өйләнгәнче уйласын. Бу гөнаһ белән ничек яшәр, ул бит аны бер ел курчак урынына җитәкләп йөрде, әнә хәзер барып карасын, таныр микән... Өйләнә икән, өйләнсен, җир йотар үзен, кабахәт җан. Менә шул... - Римма, башка әйтер сүзем юк дигәндәй, кырт кына борылды да клубка кереп тормыйча кайтып китте. Байрасның башына күсәк белән суккандай булды, ишеткәннәрен рәткә салып аңларга тырышты. Башка сыймас хәл бу: Сөмбелне харап иткән бит абыйсы! Ул, үз уйларына чумып, урам уртасында бераз басып торгач, әкрен генә кайту ягына атлады. Кунак кызларын озату түгел, үзенең кайда икәнлеген дә онытты шикелле. Урамда кар ява, кыш җитә. Кар бөртекләре яшь егетнең битенә куна да эреп агып төшә, әллә кар, әллә күз яшьләре... Сыкрап-сыкрап йөрәге авыртты. Аның әле моңа кадәр кызлар өчен йөрәге әрнегәне юк иде: үпте, кочты, җилгә очты. Менә хәзер әллә ни булды, әллә бер кичтә олыгайды инде, үзен бернигә яраксыз итеп тойды. Өйләренә кайтты. Әкрен генә кереп ятты, күзенә йокы да кермәде, бу хәлдән чыгу җаен да тапмады. Таң алдыннан гына йоклап китә алды. Ул уянганда, якты иде инде. Бәйрәм көн булгач, аерым эш тә юк. Ул, торып чәй эчкәч, авылның икенче очына, Риммаларга китте. Римманы урамга чакырып чыгарды. - Сөмбел янына ничек керергә була? Мин аның фамилиясен дә белмим. Аңа нәрсәләр алып барырга ярый, нәрсә ашый? Миңа нишләргә, Римма?! Римма аңа гаҗәпләнеп карап торды. - Ә синең ни катнашың бар, абыең килсен, аның йөргән кызы ич.
Сылтамалар:
81
0