
1нче көн
Бу сүзләрдән соң ул, дүрт сәгатьлек лекция укып чыккан профессор кыяфәте белән, урыныннан кузгалды. - Туктаәле, китмә!- дип кычкырды Мәрданша. -Әллә янына барып, йөрәгемне ачып салыйммы? Гаделша тагын утырырга мәҗбүр булды. -Юк , Мәрди, -диде ул ягымлы тавыш белән,-шәрәтән утырган чакта янына синең сыман шыксыз ир кеше килеп чыкса, коты алыныр аның. Син алай итеп эшне бозып ташлаячаксың. 14нче бит. #ЗөлфәтХәким #АгымсудаНиБулмас #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #БелемРадиосы #Таттелеком #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #марафон #үзүсеш
70
0