
Роберт Миңнуллин "Матурлык"
2 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ә шулай да дөнья матур, Ниләр генә дисәк тә. Дөнья матур нишләсәк тә, Янсак та һәм көйсәк тә… Ничек гаҗәпләнмисең ди Тылсым төсле бу эшкә – Бу җиргә туу бәхете Төшкән безнең өлешкә! И дөньяның нигъмәтләре! И дөньяның рәхәте! Бу бит безгә дигән дөнья, И Ходайның рәхмәте! Рәхмәт укыйк әнкәйләргә Һәм Ходайның үзенә! – Тумаска да мөмкин идек Бу якты җир йөзенә… Ә шулай да дөнья матур! Ул гел матур халәттә! Матурлыкны аңлый белсәң, Күрә белсәң, әлбәттә… #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РобертМиңнуллин #Матурлык #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
71
0