Кызыл гөл

Кызыл гөл

Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Берничә көннән Илүсә Мортазага яхшы хәбәр китерде. Аның әтисе, үзенең дуслары, белешләре белән бергәләшеп тырыша торгач, Кадермәтованың "Дело"сы белән танышырга рөхсәт алган. Үзенә генә түгел, гаепләнгән кешенең иң якын кешесенә, ягъни бу очракта улына да. Журналист буларак Илдар Бәдретдинов тә мондый эшләр белән бик кызыксына икән, шуңа күрә икәүләшеп барырга тели икән дә, ләкин Мортаза риза булмады. Чөнки әнисенә кагылышлы фаҗигале серләрне иң элек ул үзе генә белергә теләде. Гәзиткә басып чыгару яхшы булырмы аларны, юкмы, анысын соңрак күз күрер, дип уйлады ул. Мортаза Илүсә биргән телефон буенча шалтыратты, калын, йомшак, ягымлы тавышлы кеше аны сәгать өчкә шәһәр үзәгендәге һәркемгә мәгълүм булган, аскы соры гранит белән тышланган мәһабәт бинага чакырды. 47 нче бит

Тэглар:

104

0