
Әдәби марафон
6нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон. Ташу вакытында. Актарылып, кайнап ташый елга, Дулкыннары ыргый ярларга... Яр читенә басып, шагыйрь уйлый Ташкын елга шавын җырларга. Тын бүлмәдән аны яр буена Шушы шаулау дәшеп китерде, Һәм шуңардан аның йөрәгендә Җырлар ташый елга шикелле. Бозлар китәр, Җылы җәйләр җитәр, Елга шавы басылыр, тын калыр. Тик шагыйрьнең җырын тыңлаганда, Дулкынланып, хисләр кузгалыр. (69 нчы бит) #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #марафон #үзүсеш #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары #ӘнәсКариКешегомере
54
0