
12 нче көн Әдәбимарафон2024
Аяз Гыйләҗев "Йәгез, бер дога" ... Бәхет адәм улларын тәмам йотып ала, күп нәрсәләрне оныттыра. Бәхет белән исергән чакларда адәмнең туган төяге дә, ата - бабалары да, яшьлектә чамасыз кадерле булган нәрсәләре дә читкәрәк китә. Кайгы ишелеп килгәндә, җанны бер-бер артлы чагып торган кара еланнар тинтерәткәндә, йә ата-анаң йортына кайтып егыласың, җиргә баш орып алардан рәхим-шәфкать сорыйсың. Инде кайтыр әмәлең юк икән, хат арты хат язасың, инде алай эшләргә дә җаең калмаган дәверләрдә күңелеңне эшкә җигәсең...
84
0