
Флүс Латыйфи "Рустик"
8нче көн. #әдәбимарафон "Рустик" "Чыннан да бик хикмәтле май булып чыкты ул. Өч-дүрт көн уттеме-юкмы, Рөстәмнең кулындагы яралар йомыла башлады. Отрядтагы кызлар әйтмешли, «бабай белән малайның дуслыгы» әнә шулай башланды. Иркә гаиләдә үскән, авылда гомеренда юньләп булмаган, татарчасын да ярым-йорты гына сукалый торган, күп нәрсәгә әле һаман да өстәнрәк караучан шәһәр малаеның бу картка шундый мөнәсәбәте, аларның уртак тел табып сөйләшеп утыруы күпләрне гаҗәпләндерде ул вакытта. Рөстем исә бабайга тэмам ияләшеп бетте. Эштэн кайтуга аны курмасǝ: "Минем бабай кая икән?» - дип юксына башлый." Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 126нчы бит.
57
0