
Әдәби марафон 3 нче көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Зифа Кадырова "Язмыш сынавы" Саша авыр сулап куйды. – Минем башта аяк яраланды, аннан яңакны сыйпап үтте. Бөтен җир канга батты, ни күз күрми, баш кына гүли. Күзем чыкты мәллә дигән идем. Атулар туктау белән, тегеләрнең «Ивашка, здавайся» дигәннәрен ишетү белән хәлнең мөшкел икәнен аңлап алдым. Ярдәм килеп җитмәде, без камалышта калдык. Серёганың рациясе эшләми, анда аның кайгысы да юк – эчәгеләре агып чыгып, үлем белән тартышып ята иде. Мин дә капланып яттым да үлгәнгә сабыштым. Серёганы аттылар. Берсе минем янга килеп иелде дә колагымнан тотып башны күтәрде. Колагымны кисеп ала дип торам, мин бит, үзең беләсең, тәрене җептә генә йөртәм, карады да башны кире ташлады. Ничек кычкырмадым, баш ярылып авырта иде. Азагын мин дә хәтерләмим, әбиемнең тәресе саклап калгандыр дип уйлыйм. Алар безне безнең пистолетлардан аталар. Ә кемнәр диген: унике-ундүрт яшьлек малайлар. Алар барысы да корал тотып үсәләр. Үлми калган яралы солдатларны үтереп, алтын чылбырларын, сәгатьләрен салдырып йөриләр. Шакаллар өере. Сугыш кешене яхшылыкка өйрәтми. Иректә кеше үтерү җинаятькә санала, ә монда кан исенә исереп, акылдан шашып, кеше бер-берсен чебен урынына кыра. Берәү дә беркем алдында җавап та бирми. Кемгә кирәк бу сугыш? Күрәсең, кемгәдер кирәк булган. Һәрхәлдә, миңа кирәкми иде. Өй эчендә тагын тынлык урнашты. Саша тәрәзә төбенә утырып бертуктаусыз тәмәке тартты. – Минем бабай, сез бәхетле, сугыш күрмәдегез, дия иде. Бу сүзләрнең мәгънәсен хәзер генә аңладым. Сугышның бер көнен күрү дә җитә, гомерлеккә онытылмас төсле. Шулай да, исән калганбыз икән, безгә, дустым, яшәргә кирәк. Ходай безгә тагын бер тормыш бүләк итте, ишетәсеңме, яшәргә кирәк! (202 нче бит) #татнетныүстерүфонды #татарстанязучы #Лаешәдәбимарафончылары
78
0