Әнкәй сине төштә күрдем

Әнкәй сине төштә күрдем

Әнкәй бүген сине төштә күрдем: Капкаларны ачып куйгансың да, Ишек алдын көрәп йөрисең, Күңелең шат, йөзең көләч һаман, Ниндидер бер җырны көйлисең. Сине күргәч, мин ашкынам сиңа, Йөгерәм дә, туктап тын алам. Бармагыңны изәп, туктатасың мине, "Ашыкма әле, туктап тор, балам". ... Сәлимә Габделхакова "Хисләр дәрьясы", 28нче бит

Тэглар:

39

0