"Бизәкле чиләк" Габделхәй Сабитов.
Җиденче көн. ... Касә -күл! Исеме җисеменә туры килә икән. Һәр яктан урманлы таулар чорнап алган. Тирән яшел касә төбендә ялтырап яткан көзге кебек, кечкенә генә, түп-түгәрәк күл.Бөдрә толымлы зифа каеннар, миләш, юкә агачлары , су кырына ук килеп , һәммәсе шул көзгегә текәлгәннәр. Тал-тирәкләр исә, күл эченә үк кереп, тубык тиңентен суда торалар, әз генә җил исеп куйдымы, иелеп-сыгылып, үзләренең яшь яфракларын юалар. Күлнең бер читендә ярга якын ук кечкенә генә утравы да бар. Анда сирәк-мирәк кәрлә каеннар, зирек, тал куаклар үсә. Ярдан утрауга кадәр басма урынына нечкә генә ике каен сузылган. Габделхәй Сабитов хикәяләр Казан Татарстан китап нәшрияты 2001, 61 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
40
0