
5 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кызык ‚бу дөнья, кызык. Җиргә берегеп үскән тырыш кешенең өе җимерек булырга тиеш идеме икәнни соң? Андый кеше атсыз җир сөрергә тиеш идеме икәнни соң? Аңлаганнары дәшмәде, аңламаганнары иске чабата ата-ата Мисбахетдинне, хатынын, балаларын авылдан куды. Хуҗасы киткәч, Рикәкә бер җанына урын таба алмады, бичара. Араталарны тибеп сындырды, кукрәге белән араннарны җимереп, яланнарга чыгып, урамнардан, тыкрыклардан хуҗасын эзләде. Анасыннан аерылган колындай, кызганыч итеп кешни-кешни тилмерде. Узе һичкемне якын җибәрми.Шуннан Сабир әйтте: — Айдулла абзый, теге җен айгырын тотып бир әле! - диде. Айдулла тотты айгырны, тотты да җигеп тә бирде Сабирга. Ләкин Рикәкә авызлыгын тешләп, дулап, тарантасларны җимереп, Сабирны баганага сылап, уз ишегалдына, ятим калган йортка кайтты. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
57
0