
9 нчы көн Әдәбимарафон2024
Соңгы васыять Венера САБИТОВА Ачык тәрәзәдән ягымлы, йомшак яз җиле шомырт чәчәге исләрен алып керә дә, урын өстендә утыручы Разияга, «Хәлеңне генә белергә кердем», – дигәндәй, тиз генә каршы ишектән чыгып та китә. Разия җилнең үзенә кагылып, чәчләреннән, битләреннән сыйпап үтүен генә тоеп кала, «Һай! Җил булсаң икән! – дип куя ул. – Кызларым яшәгән якларга исәр идем! Чәчләреннән, битләреннән сыйпап яннарында бөтерелер идем!.. Үз вакытында балалар иркәләргә, назларга туры килдеме соң?! Күңелдә һәрчак тоташ боз катламы ятканда, балалар иркәләргә кул бармый икән шул!» Ирексездән, Разияны авыр уйлар биләп алды. Инде йөрмәскә әйләнгән, бертуктамый туңа торган аякларын җылы шәлләр белән төреп, уйларга чумып утыра башлавына өченче елы китте. Уйланасы да, өй түреннән үтүчеләрне күзәтәсе. Күзәтәсе дә, уйланасы....
64
0