Зифа Кадырова

Зифа Кадырова

12 нче көн. САГЫНЫРСЫҢ – МИН БУЛМАМ. Беренче бүлек Нинди сөенеч – Сөмбелнең дәү әнисе кунакка килгән! Ул күрше авылда кече улы, килене белән яши, җай булганда, Сөмбелләргә дә килгәли. Кызыкай аның белән эч серләрен сөйләшергә ярата, чөнки әбисе кызыксынып тыңлый белә, җитмәсә, беркайчан да ачуланмый. Бүген дә Сөмбелнең сөйләр сүзләре бик күп җыелган иде. Ул әбисен кочаклап алды. - Дәү әни, дәү әни, мин шундый чибәр егет белән таныштым. Аны күрсәң иде: үзе озын буйлы, күк күзле, коңгырт чәчле. Шундый чибәр, бер дә безнең авыл егетләренә охшамаган, - дип бармакларын бөкләп санап китте. - Ә елмайса, елмайсамы - башларым әйләнеп китә, әбием! - Әллә урысмы? - Юк, ул татар. Ахун егете. - Әй балам, юкка куанасың, минем белүемчә, Ахунныкылар элек-электән читтән кыз алмаган, читкә кыз бирмәгән.

Тэглар:

73

0