Аяз Гыйләҗев  өч аршын җир  ,  повесть

Аяз Гыйләҗев өч аршын җир , повесть

Карачурада гадәтләр һаман шул икән әле. Кеше үлсә аның чардуганының дүрт почмагына да колгалар кадап сыерчык оялары куялар. Язгы жылы жилләр белән коньяктан Карачурага әллә никадәр сыерчык очып килә. Алар күнегелгән тын зиратта оялыйлар, бала чыгаралар. Ап-ак шомырт, миләш чәчәкләренә төренгән зиратта яз буе кошлар моңы яңгырап тора. Якыннарың никадәр күп булса, дарыңның хисе никадәр көчле булса, синең истәлегең алар өчен никадәр якты булса, оялар шулкадәр озаграк торалар. Карачуралар аларны барлап, ел саен караштырып, төзәтеп куялар. «Аның баш очында бер кош та оя типми бит!» - бу Карачуралар өчен иң аяусыз суз! Әйе, Карачура һаман бар икән! Үзгәргән дә, үзгәр- мәгән дә!.. Авыл шул ук: инеш белән бергә ике борма ясап сузылган Олы урам. Түбән очта, ыштан балаклары булып, Олы урам икегә тармаклана. Уңга киткәне Кәжә башы, сулга, күпер аша чыгып үргә менгәч, Имән урамы башлана...

Тэглар:

108

0