Тамга

Тамга

Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Башка вакытта Нурихан сүгенер иде, бу юлысы тотылудан курыккандай: - Эчмим бит, миндә нинди аракы ди, Сафринә, - диде. - Һи, беренче тапкыр исемем белән дәштең әле. Азгынбикә, дия идең гел, - дип керткелдәде тешсез хатын. - Хет узышлый тәрәзәгә чиертер идең, җүнсез. Минем кочакта назланган сәгатьләреңне сагынмыйсыңмымыни? Миндә бүгеннән аулак өй, иркәм. Нурихан бөтен буе белән чанага сеңде. нинди аулак өй?! Хатын аны юри сыный. "Бала миндә шул" дип танармы, янәсе. - Орловкадан кайтарсалар - ишегалдында миллиун эз! Ишек шыр ачык! Безнең чирләшкә җәфаны бүреләр апкиткән. Сафринә чыркылдап көлде. Олыгайса да хатын-кызның көлүе үзгәрми икән. 424 нче бит

Тэглар:

81

0