Таң.

Таң.

Таң Табигатьнең оеп торган мәле, Әкрен генә офык яктыра. Күз карашым белән тартып, дәшеп Бүген Җиргә мин таң аттырам! Күкләр уянуы- бер могҗиза, Күргәнем юк икән күптәннән. Гомеренең серле бу сәгатен Йокы- мәрттә кеше үткәрә. Җиргә кояш туган мизгел ләса, Аерып Җир-Күкләр арасын; Тере ялкын, кайнар алтын чагы- Туры төбәп карый аласың. Җан чистарып шушы сәдалектән Хозурланып кылам тамаша, Таң калып гел таңнан күзем алмыйм, Җиргә карыйм мин саф Таң аша

Тэглар:

90

0