
Әмирхан Еники "Шаяру"
Диләрә ханым, кинәт урын өстенә капланып, тавышсыз гына калтыранып еларга тотынды… Аңа шаярырга да ярамый икән хәзер. Ул яшьлеген, ваемсыз, хөр яшьлеген югалткан икән инде!… Нишләргә тиеш соң ул? Үзеннән егерме дүрт яшькә олы кешенең хатыны булгач, абыстай шикелле бөтенесеннән качарга, берәү белән дә уйнамаска-көлмәскә тиешмени инде ул? Нигә мондый вафасызлык? Нигә бу яшьләр шулкадәр каты йөрәкле, бер дә кешенең хәленә керә белмиләр? …Көнчелектән бу, көнчелектән! Алар аны үзләреннән рәхәтрәк яшәгән өчен яратмыйлар. Әйе, чибәр, таза булуы өчен, яхшы, матур киенүе өчен, ялгызы аерым каютада иркенләп баруы өчен ят күрәләр, Ә күңелендә аның нинди бушлык, ни җитми аңа -- бу хакта белергә дә теләмиләр. 162 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 # татнетныүстерүфонды #белемрадиосы
73
0