Мирсай Әмир-Агыйдел

Мирсай Әмир-Агыйдел

Агыйдел!.. Рәсемдәге төсле матур, әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы елга ул Агыйдел!.. Аның даны зурлыгы белән түгел, хозурлыгы белән таралган. Җырларда аны күбесенчә яшь гомергә охшаталар. Чынлап та, бик урынлы охшату. Кыска гына ара эчендә дә чиксез күп борылышлар ясый, агымын әледән-әле үзгәртеп тора: бер карыйсың – яшәү көче, тормыш дәрте белән ярсыган яшь йөрәкне хәтерләтә; үзеннән-үзе биеп торган аякларын кая басарга, ташып барган көчен кая куярга белми аптыраган егетләр шикелле, ташларны актарып, уң яклап күтәрелгән текә тауларның каты ярларын кисеп, баштүбән ага. Ул ара да булмый, көчле мәхәббәт кармагына эләгү нәтиҗәсендә төн йокысыннан мәхрүм калып, ай яктысына чыгып утырган яшь кызлар төсле уйга батып китә; ике як ярларында үскән куаклардан асылып төшкән күләгә эчендә бөтенләй агуын онытып тора.

Тэглар:

63

0