Рөстәм Галиев «Чаклар...»

Рөстәм Галиев «Чаклар...»

10 нчы көн 120 нче бит «…Түбән Кама шәһәрен беренче күрүем студент чакта булды. Камал театрында уйнап йөрим. Май аенда Камал артистлары белән Чаллыга гастрольгә чыгып киттек. Шуннан Түбән Камага килеп, «Яшь йөрәкләр» спектаклен уйныйбыз. Ап-ак чәчәк аткан алмагачлар эчендә утырган кечкенә генә шәһәрнең матурлыгына шаккаттым. Ул чакта бер Химиклар урамы гына бар. Түбән Кама үзе чәчәк аткан сыман иде. Бер күрүдән яраттым, үз иттем аны, кайсыдыр ягы белән үзенә тартып алды, «минем шәһәр» икәнен сиздем. «Мин монда яшәячәкмен, монда гомер итәчәкмен!» - дип уйладым. Урыным шушында булачагын аңладым. Шулай килеп чыкты да...»

Тэглар:

97

0