Гүзәл Галләмова "Кайту"

Гүзәл Галләмова "Кайту"

Әдәби марафон, 4 көн Гүзәл Галләмова "Кайту" «…Бу мәкаләне беренче язганда туган җиңү шатлыгы татлы бер хатирә генә булып калды. Күңелдә туган җылы хисләр канәгатьсезлеккә алышынды. Ярты көн шул вакыйгада җаны тәмам талкынып, таушалып кайтып, шуны укучыга аңлаешлы, гыйбрәтле булсын дип, төнгә кадәр тырышып язганда, вакыйгага яңа баштан чумып, тискәре персонажлар өчен йөрәк әрнетә-әрнетә, зыян күрүче хәленә кереп, аңа рухи көч бирә-бирә язганнар бер әрнүгә әйләнеп калдылар. Әйтерсең, гадел булмаган дөньяга әрни-әрни язганың белән бу тормышны агартырга тырышмаган, аны язып бетергәч, җиңү татымаган, җәмгыятьне, кешелек дөньясын яхшыга үзгәртәм дип хыялланмаган... Үзеңнең холкыңа, тоткан кыйблаңа каршы килү гаять авыр. Ярашу сыйфаты бигрәк ят инде аңа...» #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #гүзәлгалләмова

Тэглар:

71

0