
4 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"
4 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 – Нигә шулай соң ул, Чәчкәм? Берәүләргә йөзләгән алиһә дә, икенчеләргә берәү дә юк. – Аяныч ки, Ярмөхәммәт, куп адәмнәрнең күзе чәчәкләргә төшми. Күзе төшсә, күңеле төшми. Кешеләрнең күңел күзләре сукыр булганга алиһәләр, чәчәкләр гаепле түгел, Ярмөхәммәт... Ярмөхәммәт артык сорашмады. Алиһә дә сүзсез калды. Дөнья тулы меңләгән чәчәкләр, чәчәк саен бер алиһә. Алиһә саен серле матур җиһан. Дөнья тулы адәм балалары. Мәшәкатьләрдән аерылып, бер мизгелгә генә, бер мәлгә генә туктап, чәчәккә иелергә башларына да килми бәндәләрнең. Күпме алиһә чәчәкләр эчендә шулай корып һәлак була. Күпме адәм шул матурлыкны ача алмыйча дөнья куя. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
51
0