Кызыл гөл

Кызыл гөл

- Ул вакытларны сез бик ачык кына күз алдына китереп бетерә алмыйсыздыр. Алтмышынчы елларның ахырын дип әйтүем. Шәхес культы күптәнфаш ителгән иде ителүен, ләкин чын ирек бирелмәде. Һич юк! Әгәр сүзең коммунистлар партиясенә каршы табылса, бетте баш! - Кулга алып утыртып куялар идеме? Безнең Семипалатинскидагы кебек? - Юк, кулга алулар турында ишетелми иде ишетелүен. Хакимият халыкны кулда тотуның яңа ысулын тапты. Салкын сугыш дигән афәт килеп чыкты, теләсә кайсы минутта башыбызга атом бомбасы килеп төшүе бар дип котны ала башладылар. Фәридә яңа уфтангандай авыр сулады. Аннары ничектер урынныннан кузгалып куеп: - Арада киң сулыш алып яшәүчеләр дә бар иде, - диде. - Сирәк, ләкин бар иде андыйлар!

Тэглар:

96

0