Мөхәммәт Мәһдиев "Без -кырык беренче ел балалары".

Мөхәммәт Мәһдиев "Без -кырык беренче ел балалары".

Укытучының бусы да күзлекле. Тик монысының күзлеге зәңгәр һәм бик калын. Шуңа күрә ул җанга салкынлык өрә. Укытучының бармагы журналдагы исемлек буенча төшә. Бармак «А» хәрефен узды. Абдуллинның авызы ерыла. Ул елмаеп артка карый. Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала — бармак «Б» хәрефеннән дә узып китте. Гыйззәтуллинның бите ап-ак киндергә әйләнә: зәңгәр күзлекнең бармагы шул фамилия тирәсендә туктап кала. – Моны безгә әйтеп бирер… Хәзер моны безгә әйтер… безгә әйтерәйтер...

Тэглар:

59

0