
Зифа Кадырова Сагынырсың - мин булмам
Көткән көн килеп җитте, Әнвәр абыйсы белән Галимә апасы кайтты. Аларның кайтуы олы бер бәйрәм булды. Галимә апасы Сөмбелләрнең мул тормышына сокланып туя алмады, кич икәү генә калгач, сеңлесеннән: - Йә, үскәнем, ничек соң тормышлар, чибәр ир белән яшәүләре авыр түгелме? - дип көлде. -Үзең күрәсең, Галимә апа, ышанып яшәгәч, әллә ни авырлыгы юк. -Күрәм, мин синең өчен бик шат, дөньяңны бик матур коргансың, оҗмах оясы. Эш ягы ничек? -Җиңел түгел, апа, бөтенесе миңа карап тора. Карт остазым гүр иясе булгач, әллә ни таяныр кешем калмады, сезнең өйрәткәннәрне һәрвакыт истә тотып, сезгә рәхмәт укып эшлим. Шулай да миңа остаз бик кирәк шул, сез киткәнче, күп мәсьәләләрне хәл итәсем килә. -Яхшы, үскәнем, сорауларыңны бергә хәл итәрбез. Барысын да үзем беләм, дисәң, ышанмас идем, чын күңелдән тырышып эшләгән кешенең соравы күп була. Димәк, эшеңне яратып башкарасың, безнең тырышлыклар юкка китмәгән.
56
0