
Нәбирә Гыйматдинова
7 нче көн. Җәза ...Туганда Кодрәт иясе аны ап-ак фәрештә итеп яраткан. Әйе, ул керсез-тапсыз кыз бала иде. Күршедә дә аның кебек үк ак төскә манчып туган тиңдәш үсте. Алар иң якын сердәшләр иде. Нурсөя бүген генә, дөнья гаменә уралгач кына, бер хакыйкатькә төшенде: икесенең арасын ни байлык, ни акча бозмады, ә менә уртак ир дуслыкның канатларын сындырды. Дөрес, кызларның һәрберсе үзенчә яратты: Нурсөя — эчтән сызып, бөтен наз-нурын бердәнбер кешесенә бөркергә әзер булып, ә Хәлидә — кыска мәхәббәтенә нәфрәтен кушып, җирәнеп-чирканып. Андый ярату да бар икән шул. Соңра яшьлегендәге юләрлегенә үкенгән Хәлидәнең Гыймранга коры нәфрәте генә калса да, эш эшләнгән: ике сердәшнең дә түшәк җылысын татыган ир уртакка әйләнгән иде. Хәлидә бизде дип кенә Гыймран аңардан араланырга теләмәде. Аның шунысы айга сикертә иде шул: ир отыры Хәлидәне эзәрлекләде. Ә бала тугач... И Ходаем, боларны хәтереннән казып ник уела да киселә икән Нурсөя?! Шомыртлар быел да каралыр, быел да мәрхүмә бәләкәй кызы белән тау өстенә чыгар... Юк, бистәгә күченергә кирәк. Тәрбиягә мохтаҗ ялгыз карчыклар сыендырыр әле. Ә бит Хәлидә чибәр иде... Йә, анысы нәрсәгә инде тагы? Әйе, нәрсәгә? Ләкин ул күз алдында тере килеш чайкала. Бу — хәтернең бер кисәге. Чибәр, чибәр иде сердәше. Дулкын-дулкын озын чәчләре шарлавык сыман иңнәренә агар иде. Гыймранның исә шушы чәчләргә ураласы килде. Хатыны үлгәч уралды... Нибарысы бер мәртәбә! Ир хатын-кыз затын ярата белмәде, ул каты бәгырьле аучы иде, ул аулады гына. Ә тоттырмаган киек-җанвар аучының канын кыздыра. Хәлидә тибәргән саен, Гыймран шашынды гына. Сукыр! Алмагачта иң сусыл, иң баллы алма Нурсөя иде югыйсә. Ә Хәлидә коры иде бит ул! Аннан сәер. Кечкенәдән телсез әбисенә тагылып урманга йөрде. Алар чиләк-чиләк шомырт җыеп яртысын базарда сата, яртысын, киптереп-төеп, иләктән иләп, кышкылыкка саклый иде. Бер елда Сөнчәледә яше-карты эч китүдән җәфаланды. Телсез карчык дәвалады: ул хасталарга киптергән шомырт онының төнәтмәсен эчертте.
Сылтамалар:
71
0