Һы, куркасыңмыни?

Һы, куркасыңмыни?

Әнәс абыйсы җиңелчә генә энекәшенең иңбашыннан какты: – Син дә чык! Фәрит кашын җыерып, аңа текәлде. Шаярта дисәң, кыяфәте җитди. – Көлдермә инде, абый. Нинди көрәшү, ди. Чын көрәшчеләр ел буе умыртып ит ашап, каймак эчеп, көч туплый. Алар яхшы тренерлар белән дә шөгыльләнә. Мин гер күтәрергә килгән идем, шул җитәр. – Һы, куркасыңмыни? – Мин куркаммы? Минме?! Юкны сөйләмә инде, абый. Моңарчы сүнимме, кабыныйммы дип пыскыган көрәш дәрте кисәк кенә дөрләп кабынды. Гүя күкләр аңа эндәшә иде: «Тырыш, билеңне бирмә-ә!» Алты көндәшен еккач, хөкемдар аны туктатты: – Шәйхетдинов, ял ит! ...Ул тагын өчәүне чирәмгә сузып салды. Хәзер дәү-дәү абыйлар белән көч сынашасы. Алар сигезәү, майлы сарык ите ашаганнар, ахрысы, һәммәсе дә симез, кояшта битләре ялтырый. Фәриттән ике тапкыр авыррак болар. 11-12 нче битләр #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #казанутлары

Тэглар:

66

0