
Гомәр Бәширов "Җан азыгы"
Яшьлек дәрте бөркеп торган бу көләч йөзләр, шаянлык очкыннары чәчрәткән уенчак күзләр мөгаллим абыйларын бермәлгә дулкынландырып алды. 2Карасана бу тормышны! Шул арада никадәр үзгәреш! Ул сугыштан кайтып төшкәндә, бу балалар коры сөяккә калып, күзләре куркыныч булып эчкә баткан иде. Боларның күпме кор- дашлары, сабакташлары гүр иясе булды, аларның күпме- сенә Фәһим үзе кабер казышты, күпмесен үз кулы белән ләхеткә иңдерде. Менә икмәк нишләтә! Яңа арыш өлгереп берничә ай узуга, язгы гөлләр кебек матурланып чәчәк атарга торалар. Фәһим, куанычын яшереп тә тормыйча, елмаеп башын иде. 56 бит #роман #ГомәрБәширов #Белемрадиосы #44 #үзүсеш #татарстанязучыларберлеге #таттелеком
71
0