
Марат Кәбиров
8 нче көн Ә син көтмә аны беркайчан да Майлар назы булган языңны... Син күралмый калдың майлар назын, Кайлардадыр язың абынды. Абындымы, әллә азындымы, Узындымы – нинди аерма. Баерга дип барган кояшның да Нуры чагыла бары каенда. Ә мин, бәлки, шулай күренермен – Каеннардан төшкән нур булып. Кояш елмайганда – бик кечкенә, Болыт дулаганда – зур булып. Мин, язларым белән кочаклашып, Җәйләрне дә уздым – сизмәдем. Берни сизми кергән көзләремдә Язлар белән тулы күзләрем. Һәм мин көтәм аны элеккедәй, Килер, кире какмас шикелле. Ансыз миңа агымсулар акмас, Алсу таңнар атмас шикелле. Көз сукмагы буйлап атлап барам, Өзелеп көткән ярсу язым юк. Алсу таңнар ата – нурларым юк, Агымсуда – минем агым юк. Сыңар сукмак буйлап атлап барам, Бу дөньяда ярый үзем бар. Үзәкләрне өзәр көзем бар да, Шул көзләргә түзәр түзем бар. Ә син көтмә аны беркайчан да, Майлар назы булган языңны... Көзләреңә килеп җиталмады, Кайлардадыр язың абынды.
Сылтамалар:
72
0