
Роберт Әхмәтҗанов Өй түрендә яфрак алкышлары
Һаваларда инде таң төсләре, болытларда - кояш балкышлары. - Хәерле таң, тыныч көннәр! - дия өй түремдә яфрак алкышлары. Өй түремдә яфрак алкышлары яшәр өчен тавыш бирә сыман; куеныңда җирнең искитәрлек бер могҗиза туып килә сыман!… «Яшим! Яшим!» - дип талпына кошлар, елгаларда дулкын уяна. Таң яралган гүзәл минутларда яңа төсләр иңә дөньяга. Әкрен генә йөрәк куана: «Шушы таңга син дә хокуклысың, җаваплысың, димәк, дөньяга!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #РухиятНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
94
0