
АК ЧӘЧӘКЛӘР
Ул, Эретеп туңган тәрәзәне, Мыштым гына карый урамга. Ак чәчәкләр ява урамда... Берәү, Борын очын кулына кысып. Сүгенеп узды кышкы салкыннан, Җил ияреп китте артыннан... Алар, Чана тартып, җырлый-җырлый, Тау шуарга икәү уздылар, Ә бераздан - кире сыздылар... Ак чәчәкләр ява. Дөнья матур. Шундый матур булып тоела; Күге зәңгәр, гүя йолдызлары Ак кар булып жиргә коела...
64
0